Предыдущая публикация
Кояш нуры тамып калган кебек,
Тузганаклар – сары йолдызлар!
Шушы утлар җиргә чыкмый калса,
Эрер идеме соң бу бозлар?
Бары кояш нуры белән генә
Туыр идеме соң язларым?
Кар суыгын куып җибәрергә
Тузганакның кирәк назлары!
🏵🏵🏵🏵🏵
ТУЗГАНАКЛАР
Тузганаклар – кояш балалары
Тәгәрәгән җиргә, коелып.
Шул гөлләргә баксаң – күз камаша,
Елмаюдан булмый тыелып.
Яз патшасы сибеп чыккандыр ул,
Дөньяларны манып алтынга!
Уңышлы һәм игелекле көннәр
Килсен инде аның артыннан.
Җирдән генә түгел, күкләрдән дә
Алтын нурлар безгә коелсын!
Бәхет булып җиргә түгелсен дә,
Иман булып җанга уелсын!
Флёра Шарипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев