Предыдущая публикация
Аллага шөкер генә итәм,
Пенсиям тора кереп.
Гонарарын алып торам,
Җитә баерга череп.
Кәгазь тормасын дип,
Нерва ашап, эттәй өреп.
Түләсе бурычны түләгәч,
Акчам бетә, учта эреп.
Сатамын авыздан өзеп,
Итне төргәккә төреп.
Кибет доширагы ашыйм,
Кайнар диеп өреп-өреп.
Әйбәт черегән бай булу.
Ятам түшәмгә төкереп.
Алам, күңел күтәрергә,
Әз-мәз генә төшереп.
Батыраеп, мыек борып,
Бар нәчәлствоны өшкереп.
Кайгы юк, тыныч йоклыйм,
Тәмле-тәмле төш күреп.
Кытыклаган мыегыма,
Ярхәмдилалла дип төчкереп.
Черегән байлар өрексен,
Яшим үз көнемне күреп.
Сания Шәрипова, Башкортостан,Бүздәк
29.12.18
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1