💥 🌲 🌟
Яңа елның тылсым минутларын
Көтеп ала һәркем, мөгаен,
Чөнки белә, ихлас теләкләрне
Үти белә бит ул Яңа ел!
Көмеш нурлар чәчне бизәсә дә,
Йөк салса да еллар җилкәгә,
Әй, көтәбез, яхшылыкка юрап,
Бәхет килер диеп иртәгә!
Амин, диик. Шулай булсын әле!
Һәрбер йортка керсен иминлек!
Өем-өем шатлык хисе тулсын!
“Мин бәхетле бүген!”-, диярлек!
Өстәлләрдә ризык булсын мулдан!
Бәйрәмебез үтсен күңелле!
Бары иман нуры, якты хисләр
Биләп алсын һәрбер күңелне!
Тату булсын җирдә һәрбер халык!
Илебездә булсын тынычлык!
Бәхет булып җиргә яусын иде
Ап-ак карлар һаваны кочып!
Бәхет телим сезгә һәм тазалык!
Сау булсыннар безнең якыннар!
Балкып торсын җирдә илаһи нур
Тик мәхәббәт дигән ялкыннан!
Флёра Шарипова
Хөрмәле дусларым!
Сезне Яңа ел белән ихлас котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, көннәрегез күңелле, куанычлы, эшләрегез уң булсын!
Күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагы да бизәсен!
Барлык хәсрәтләр, караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр үткән елда калсын!
Яңа ел тән тазалыгы, җан тынычлыгы, иман нурлары алып килсен!
Гаиләләребез имин, балаларыбыз, якыннарыбыз исән-сау булсын!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 58