Учак
Учак яктым,очкыннары
Айкады галәм йөзен.
Биеккә - йолдызга табан
Төнге күк ачты күзен.
Бу учак берәр юлчыга
Бер маяк булыр.бәлки.
Йолдызлыклар арасыннан
Учагым табыр тәки?
Учагымның очкыннары
Кабызыр,бәлки,йолдыз?
Очкыннан ялкын кабына,
Җитмидер,бәлки,бер куз?
Кабынырга йолдыз булып
Җитмидер тик бер очкын?
Шуңа йолдыз кабызырга
Кабыздым әле ялкын!
Учагым сүнәр иртәнгә
Очкынын сибә-сибә.
Гади генә учактан да
Йолдыз кабынмас димә!
Төнлә учагым ягам да,
Очкынын сибәм күккә.
Мин кабызган учагымның
Очкыны җитәр күккә.
Йолдызлар да учак кебек
Сүнәләрдер кабынып.
Яңа йолдыз кабызырга
Яңа учак ягыгыз!
Өметкә табыныгыз!
ШИГЪРИЯТ
Марат Кәбиров: Үзәкләрне өзәр көзем бар да, Шул көзләргә түзәр түзем бар...
Марат Кәбиров,
28 октябрь 2023 - 08:28
1911
0
4
Ансыз миңа агымсулар акмас, Алсу таңнар атмас шикелле.
Марат Кәбиров: Үзәкләрне өзәр көзем бар да, Шул көзләргә түзәр түзем бар...
#
* * *
Кыр казларымы сез, торналармы?
Ә бу – минем туган авылым.
Мин бу җирдә тудым. Ә сез – күктә,
Тик барыбер миңа, барыбер.
Сез китәсез. Ә мин калам монда.
Калгач инде – көткән булырмын.
Сез кайтырсыз. Бәлки, кайталмассыз...
Бәлки, мин дә киткән булырмын.
Сез дә кайтып, мин дә китми калсам...
Нидер бәйрәм иткән булырбыз...
Йөзәр дусны алган дөньялардан
Тагын нидер көткән булырбыз.
Язлар булган саен, көзләр булы
Йөрәк серләре.
24 мая 2021 в 9:00
Муендагы сары гәрәбәдәй
Бүген иртән кояш балкышы.
Күкләр аяз, матур, ачык зәңгәр,
Шундый гүзәл көннең яктысы!
Шөкер Раббым, күңелемдә-аклык,
Гомер кадере хәзер күбәя...
Сөенеп яшим, тик төшермә генә
Бәхет көзгесенә күләгә.
Саусызлар бар, ятим – ябагайлар,
Мин бит әле һаман - аякта...
Юк, мактанмыйм, үзем бик әйбәт дип,
Бар кешегә булмый ярап та...
Гомер-кыска, көзләренә җиткәч,
Яшәгәнне сизми каласың....
Көтмәгәндә, кинәт югалтасың,
Эзләмәгән чакта табасың...
Туганнарым, балаларым белән
Яшәү рәхәт гүзәл дөньяда...
Яңа көндә - яңа шатлык килсен,
Кайгылар булмасын гел яңа...
🌼Гөлнур Мөхәммәтханова🌼
Дулаулы ат
Ат бирделәр.Ат каручы:
“Дулый торган ат!-диде,-
Өченче көн генә әле
Ипподромнан килде.
Яхшы атлар бар да кулда,
Сиңа шушы ат тиде.
Энекәш,син үзең кара,
Ипләберәк йөр инде!
Дәү,биек ат,биеп тора,
Өчәүләп җиктек атны.
Тәртә күргәне юк икән
Бу атның моңа чаклы.
Камыт кидердем,ыңгырчак,
Дугасын элеп куйдым,
Дилбегәсен эләктердем,
Кыскасы-җигеп куйдым!
Ике яктан ике конюх,
Атны тотып торалар!
Мыек астыннан елмаеп,
Күз кысышып куялар:
Янәсе дә шушы малай
Булса да ат күргәне,
Авылда беркем моңарчы
Мондый атны күрмәде!
Дилбегәне кулга тоттым,
Ат ыргылды ычкынып,
Ике яктан ике конюх
Калдылар күк кычкырып:
“Сак йөре инде,балакай!
Атны яндыра күрмә!
Дилбегәгә ныграк тотын,
Атыңны юнәлт үргә
Раниф Шарипов
Раниф Шарипов
19 июн
Үземә дә җитми, әрәм итеп,
Ничек сезгә акыл өйрәтим?
Барысына ошап булмый икән,
Көчәнеп көн күрү кирәкме?
Тырышасың, кыланасың инде,
Чама белән үлчәп һәр сүзең.
Тик, озакка бармый бу көчәнеш,
Бәреп чыга беркөн нәкъ үзең.
Төтен чыга нерв-чыбыклардан,
Ялганыштан очкын сибелә.
Сизмисең дә килеп басканыңны,
Кыргый гауга, ызгыш чигенә.
Төссез, ямьсез, мескен буш көнкүреш,
Ялганышлар тузып күгәргән.
Кызык итеп бер үзгәреш ясыйк,
Очкын чыгырырлык, күзләрдән.
Кемдер үпкәләгән кызлар кебек,
Кемдер гайбәт сөйләп сөенгән.
Ахры, кызып, чыбыклары яна,
Кара төтен чыга өеннән.
Кызык булмас иде, ялган сөйләп,
Барыгызга ошап, ярасам.
Барыгызга ярап булмаса да,
Барыгызны ник
Кадыйр СИБГАТУЛЛИН
* * *
Бу күкләрне нигә ачтың миңа?
Йолдызларны нигә күрсәттең?
Уй-сагышлар, ашкынулар икән
яшәргә дип биргән рөхсәтең.
Бер сәбәпсез җаннар ашкынмыйдыр.
Сәбәпләрен кайдан эзләргә?
Нигә йөрәк ешрак тибә башлый,
йолдыз нуры төшсә йөзләргә?
Нигә кирәк андый ашкынулар,
яшәр өчен җирдә ярасам?
Шунда менеп китәселәр килә,
күтәрелеп күккә карасам.
Мең ел элек сүнгән йолдыз яна.
Яктылыгы килә нур булып…
Бу галәмдә без бик кечкенә шул,
ә яшисе килә зур булып.
1990 ел
Яшә
Бөтереп алса да тормыш
Ябыш та якасына,
Көрәшеп,җиңеп бара бир
Һәр көннең яңасына.
-Язмыш авыр!-дип уфтанма,
Авыр булса да күтәр.
Елмаеп-көлеп сынауны
Җип-җиңел итеп үткәр!
Кемгә дә җиңел булмаган,
Эзләмә гел туры юл.
Туры,тигез,шома юл да
Гел яхшыга илтми ул!
Сиңа бирелгән язмышта
Барсы да синең өлеш.
Кайгысын да,шатлыгын да
Якыннар белән бүлеш.
Тешең кысып бар һәм яшә,
Син җиңүче сафында!
Аркаң турайтып туры бас
Үзең язмыш каршында!
Гармунчыга
Кулларыңда-моң диңгезе,
Моңда гиздерә торган.
Син үзең дә моң илчесе,
Моң тудырырга туган!
Моңнарың -моңга ялгыйсың,
Ничек итеп армыйсың?
Тылсым әвәрә иткәндә
Тыныч кала алмыйсың!
Уйныйсың без бик яраткан
Иң моңлы гаммаларны.
Уятасың йөрәкләрен
Түрендә булганнарны.
Син уйныйсың,без җырлыйбыз,
Биербез дә бер кызсак!
Күпләр гармун уйнар иде,
Әгәр гармунчы булса!
  • Класс
Показать ещё