
Юкка борчылмачы, күңелем.
Язмыш дәфтәренә әллә кайчан
Язылгандыр һәрбер мизгелем.
Сагышланма, уйлап үткәнеңне.
Теләсәң дә, кайтмый үткәнең.
Шуны гына аңла, синең гомер –
Шушы - бүгенге көн икәнен.
Киләчәкне, килер көннәремне
Бер Ходайга гына тапшырам.
Ниләр сорасам да, теләсәм дә,
Ходай биргән килә каршыма.
Иртәгәсен ни буласын уйлап,
Юкка борчылмачы, күңелем.
Язмыш дәфтәренә әллә кайчан
Язылгандыр һәрбер мизгелем.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1