Искә алыйк үткәнне.
Бер печенье табасын
Өйдән өйгә йөреткәнне.
Балаларның киемнәрен
Без кидердек туйганчы.
Олысыннан кечесенә
Кала иде тузганчы.
Искә алыйк бергәләшеп
Бер мунчаны якканны.
Бер кәнфитне гаиләдә
Бишкә бүлеп капканны.
Сугым суйгач өйдән өйгә
Ашка-суга йөрештек.
Бер әчмуха тәмле чәйне
Без калаклап бүлештек.
Мичтә икмәк пешергәндә
Исе тарала иде.
Әгәр таба җитмәсә
Күршедән ала идек.
Йомыш -юлга балалар да
Йөгереп тора иде.
Һә дигәнче ,кирәк булса,
Таулар актара иде .
Олы бакча бәрәңгене
Бергәләп чәчә идек.
Баздан алып каен суын
Без сусап эчә идек .
Печән чабу, жыю эшен
Яланнарда эшләдек .
Авыр эштән хәле бетеп
Беребез дә үлмәдек .
Без көтмәдек ир - атлардан
Кайтып эш эшләр диеп.
Ул кайтканчы эшне бетеп
Ашарга пешәр иде.
Бушамады алар эштән
Арып кайталар иде.
Бер гаепсез бераз гына
Салып кайтырлар иде.
Нишләтәсең ул заманда
Гаеп булмады эчү.
Тик урамда калтыранып
Булмады сорап йөрү.
Барысы да артта калды
Бүген инде төш кебек.
Әйдә , күрше , чәй куямын
Утырып чык бер кереп.
Гадилә Хисамова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6