
Дөрес микән... хаклык нәрсәдә?!
Бер гомергә тора минем өчен
Бу дөньяда бер көн яшәү дә.
Гомер көзен алтын дисәләр дә,
Чигә чәчләренә ак иңде...
Күңел кыллы, җырың моңлы булса,
Тормыштагы эзең хак инде.
Яшәү кадерләре арта гына,
Чәчләреңә кырау төшкәндә.
Рәхмәт йөзе белән балаларың,
Оныкларың сине үпкәндә.
Сагыш арты бәхет килә икән,
Сөртә-сөртә күздән яшьләрне.
Тормыш җиңеләя, бер Раббыма
Тапшырганга кылган эшләрне...
Узган гомер – кара күмер түгел,
Төрә белсәң бары аклыкка...
Янып яшик! Ирек бирмик әле
Колачларын җәйгән картлыкка!
Гөлнур Мөхәммәтханова


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5