
Өйгә кергәндә укыла торган дога
“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайраль-мәүләҗи вә хайраль-мәхъраҗ. Бисмилләәһи вәләҗнәә вә бисмилләәһи хараҗнәә вә галәллааһи раббинәә тәвәккәлнәә.”
(Аллаһым! Синнән керә һәм чыга торган җирләрнең яхшысын телимен! Аллаһының исеме белән кердек, Аллаһының исеме белән чыктык. Раббыбыз Аллаһыга таяндык.)
Өйгә кергәндә: “Аллаһым! Өемне һәм гаиләмне сәламәтлек һәм иминлек эчендә табуымны насыйп әйлә”, — дип сәлам биреп керү дә мөмкиндер.
Өебездән “Бисмилләһ” әйтеп чыгарга, гаиләбез һәм балаларыбызга хәерле һәм уңышлы көннәр теләргә тиешбез.
Җәяү яки машинада киткәндә юлда укырга мөмкин булган иң яхшы дога — “Аятел-Көрси”. Ул өч, биш, я җиде мәртәбә укылыр.
💟Өйдән чыкканда укыла торган дога
“Бисмилләәһ. Тәвәккәлтү галәллааһ. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ”.
(Аллаһының исеме белән. Аллаһыга тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһыдандыр.)
Өйдән чыкканда: “Аллаһым! Өемне, йортымны һәм гаиләмне Сиңа әманәт итәм. Аларны һәр төрле һәлакәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла”, — дип үз телеңдә дә дога кылырга мөмкин.


Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев