Туган йортның ихатасын бизәп
үсә иде горур ялгыз тал,
Яфрак яргач, масайгандай шаулап
әй очына иде - күзең сал!
Җәйге челлә рәшә уйнатканда
көтә иде мине бөдрә тал,
Башын иеп каршы ала иде -
күләгәмдә диеп хәлең ал!
Ул да таңнан уяу иде, әни
сыер савып көтү куганда.
Əйтерсең дә тал - сыңарым иде, -
тамырыбыз шул бер туфракта.
Сыенышып елап ул тал белән
әнине дә бергә озаттык.
Ятим йортны талга ышандырдым,
ишегенә элеп йозагын.
Белгән булсам талым урынына
бары бушлык каршы аласын,
бар хәленнән җиргә чат ябышып
тамырлары гына каласын..
..Балачагым белгән шул карт талның
колач җитмәс иде кәүсәсе..
..үзе киткәч, таңда талны сыйпап
үтә иде әни шәүләсе..
Талым,
көчең җыеп, башың күтәр!
..миңа синсез ничек яшәсе.?!
Лилия Рә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев