Яратырга берүк оялмагыз, Яратырга соңга калмагыз. Бу гомерләр күз-каш арасыдай Бигрәк кыска - шуны аңлагыз! Тартынмагыз, һәрчак: "Яратам!" дип Якын кешеләргә дәшәргә. Бер-беребезне саклап-яклап кына Язсын иде, дуслар, яшәргә! Авыр сузләр әйтеп гаепләргә Ашыкмагыз әле читләрне. Бүген белән әйдә, яшик әле, Тикшермичә генә үткәнне... Яхшылыклар кылып яшик җирдә, Вакыт табыйк хәлләр белергә. Утка-суга иңне иңгә куеп Тырышыйк без бергә керергә! Елар чакта - елап бушаныйк без, Көләр чакта - бергә шатланыйк. Вакытында гафу итә белик, Йөрәкләрдә ачу сакламыйк! Якты хисләр генә урын алсын Кылганнардан бары хәтердә. Язмасын ла, үкенечләр аша "Соңга калдым..." диеп әйтергә... Гөлчәчәк Садретдинов
Пионерлар көне җитә))) Хәтерлисезме бу көнне? Истә калган кызыклы фактлар языгыз)))
Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып, Тыңлар идем үлән үскәнен, Тыңлар идем чалгы тавышларын, Кичке җылы җилләр искәнен. Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып, Эчәр идем чишмә суларын, Тыңлар, идем кызлар җырлаганын, Егетләрнең курай моңнарын. Үз ягыма кайтсам, яланаяк Эзләр идем тәүге юлымны, Инеш буендагы бәбкәләрне, Гашыйк булган тәүге кызымны, Капка ачып чыккан юлымны, Гашыйк булган тәүге кызымны.
Күпме гомер үткән... Шул арада Ниләр генә баштан узмады. Шатланганнар булды күкә ашып, Булды яшьләр, битне юганы. Булды бәхетләргә коенган чак, Сыгылып төшкән чаклар сагыштан. Әрнүләрне эчкә йота-йота Булды көлгән чаклар язмыштан. Яратканнар булды җанын биреп, Һәм вәгъдәләр - чынга ашмаган... Булды ярлар уйнап кына йөргән Һәм яратмый үзем ташлаган. Үкенерлек яшәлмәде кебек, Гомер шулай бик тиз узса да, Тик яңадан кире кайтмас идем, Мөмкинлекләр әгәр булса да. Кире кайтмас идем! Хәзер генә Мин канатлар тоям иңемдә! Моңа кадәр әле чын бәхетнең Ни икәнен белми идем дә! Алсинә Сәлахова.
КҮЗЛӘРДӘ-КҮЗЛӘР. Синең күзләрдә сөю хисләре Синең күзләрдә чәчәк исләре. Синең күзләрдә болыт төсләре Синең күзләрдә кояш эзләре. Яраткан күзләр алар нур чәчә, Яраткан күзләр сүзсез эндәшә. Яраткан күзләр күпне аңлата, Яраткан күзләр назлап ярата. Минем күзләрдә сагыш, сагыну Минем күзләрдә сөю, юксыну. Миненем күзләрдә бары бер теләк, Минем күзләргә бары син кирәк. Күзләрдә күзләр, кирәкми сүзләр. Сөюләр барда яктыра йөзләр. Һәркемнең булсын җирдә үз пары, Үз елгасының булсын үз яры. Нәфисә Вафина (Салихова) 01.05.2022.
Популярный певец татарской и башкирской эстрады Рустам Асаев  удостоился  почетного звания "Народный артист Республики Татарстан".  Отметим, что  Рустам Асаев является Заслуженным артистом Республики Татарстан и республики  Башкортостан.
Show more
About group
Для связи с администрацией группы пишите: okgroups@mail.ru Лучшие песни нашей молодости и наших дней. Добавляем любимые мелодии. Создаем темы по интересам. Обсуждаем в комментариях.Всем отличного настроения! Материалы в группе взяты из открытых источников и все права принадлежат их авторам.
Address:
Ufa, Russia
Photos from albums
Group links