Предыдущая публикация
Кышның соңгы көннәре,
Ярсып язга омтыла.
Быел кышны күрмәдек дип,
Бер үк, зинһар, борчылма.
Булыр тагын бик күп кышлар,
Суык бүләк итәрләр.
Кышлары да язлар кебек
Безнең аша үтәрләр.
Табигатьнең үз кануны,
Карышуда юк мәгънә.
Үткән кышка үкенмичә,
Язны көтик әлегә.
Язлар белән өмет килер,
Уянырлар басулар.
Сөю тулы йөрәкләрдә
Кайнап торыр ярсулар.
Автор Илсур Мортаза
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев