Язгы кояш җылы нурларын сибеп, барлык дөньяга яз сулышы бөркелгән , матур көннәрнең берсендә ике бик карт күрше авыллар арасында
ямьле , истә калырлык, яшьләрне уяндырып, олыларны уйландырып очрашу кичәсе - "Бер очрашу-бер гөмер" исеме астында концерт булып узды. Инде, бүгенге көннәрдә, онытылып барган , колхозлар заманында бик киң таралган традицияләрне яңартып , авылларыбыз арасында, болай да нык булган, дуслык күперләрен матурлап бизәү максатында Карткисәк авылы мәдәният йорты үзэшчәннәр төркеме Чишмә-Үрәкәй авылында концерт белән чыгыш ясады. Матур мәгънәле җырлар, гармун моңы, баян телләре, шаян-көлкүләр, күптән инде үтеп китеп онытылган, еракта калган хәтирәләрне искә төшереп су буенда биегән биюләр бердәм авыл халкын шатландырды, күңелләрен күтәрде, алдагы көннәрдә яшәргә дәрт өстәде, омтылыш бирде. Концертны оештырдылар һәм алып бардылар Карткисәк авылы мәдәният йорты методисты Нурмөхәмәтов Ришат, китапханәче Нурмөхәмәтова Динара. Катнаштылар "Сердәшләр " фольклор төркеме - җитәкчесе Лидия Галишан кызы Харисова, гармунда, баянда уйнады, уйнап чын күңеленнән җырлады Зөлфәт Мөхәмәтнуров , музыкаль яктан бизәделәр Юлай Хайруллин, Айдар Нурмөхәмәтов. Ерак булмаган араларны тагын да якынайтып Чишмә-Үрәкәй авылына яңартылган мәдәният йортыннан барып, үзләренең сәләтләрен күрсәткән Карткисәклеләргә, концертыбызны, үзебезне җылы каршы алып, кулларын жәлләми алкышлап чәбәкләгән Чишмә -Үрәкәй авылы тамашачысына, Арбаш авыл хәкимияте башлыгы Зиятдинов Фәнил Иксан улына, авыл мәдәният йорты методисты Ибрагимов Айдар Рәис улына, фото-видеосүрәткә төшерүче Азат Саяпов (СаяпША) га зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алда көтә безне яңы очрашулар, якты кичәләр. Чит яклардан көтәбез сагыну хатларын. Сәламнәр белән Лидия Харисова, туып үскән
авылыбыздан.
https://youtu.be/-4ZU3q3qBaM