Предыдущая публикация
Саубуллаша көнем офыкта.
Төбәлсә дә караш шул тарафка,
Кала сыман кереп ышыкка.
*Куандыргыч булган кебек таңнар,
Сагышы бар коңгырт кичләрнең -
Кулын изәп озатуы көнне
Мөлдерәмә тулы хисләрнең.
*Шөкер, шөкер! Матур үтте көннәр,
Үкенердәй кебек түгелләр.
"Тормыш - ормыш" дигән гыйбарәдән
Биектәрәк оча күңелләр...
*Рәхмәтләре кунган йөрәгемнең
Сокландыргыч гүзәл көнемә.
Кереп барам тәмле төшле йокы
Назлап тоткан тыныч төнемә.
*Шәфәкъ алсулыгын ябына да
Хушлашкандай итә бүгенем.
Әйтә, гүя: " Кешем, иртәгә дә
Кояшлысы булсын күгеңнең..."
Язилә Галләмова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3