Үз юлыңнан кирәк барырга;
Һич ярамый туктап калырга һәм
Шыңшып зарланырга, арырга.
Бу дөньяга килгән һәрбер адәм
Үз сукмагын үзе адымлый.
Язмыш читтән көлемсерәп тора –
Армадың ни аңа, ардың ни...
Кыенлыклар? Була инде алар,
Йөрелми гел матур җыр җырлап.
Зур адымга җегәр җитмәгәндә,
Бару кирәк сантиметрлап.
Шуышырга кирәк, тырнашырга,
Төшенергә артка юл югын;
Куып чыгарга кирәк җаннарыңнан
Шушы замананың коллыгын.
Күпме бирелгән юл? Беркем белми.
Тик лаеклы аны узасы;
Рухың белән кыршыласы түгел,
Таушаласы түгел, тузасы.
Текә үр дә булыр, ташкын-елга,
Юлсызлыклар булыр, чытырман,
Бугазыңа ябышырга әзер
Эт өере булыр котырган –
Кузгалгансың икән тәвәккәлләп,
Соң адымга кадәр атлыйсы,
Ачы-төчеләрне татлыйсы һәм
КЕШЕ икәнлекне аклыйсы!
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3