Предыдущая публикация
Белмәгәнмен икән яшьлектә.
Бәхет агачымны яшен сукты,
Тирән яра салып йөрәккә.
Ничек түзим икән яраларга,
Кайдан эзлим икән дәвасын?
Сабырлык бир, Ходай, үтәр өчен,
Сагыш белән бәхет арасын.
Без менәсе бәхет баскычларын
Сынау белән сагыш каплады.
Йөрәк түрендәге саф хисләрне
Синең горурлыгың таптады.
Сагынырсың әле еллар узгач
Мине югалтканга үкенеп,
Соң булыр шул, ул вакытта инде
Минем йөрәк типмәс "син" диеп.
Ялгышыңны юрама язмышка.
Бәхетеңне үзең очырдың.
Сагынырсың әле еллар узгач,
Үкенерсең, ләкин соң булыр.
Галия Сафиуллина
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1