Предыдущая публикация
Язмыш ала аны кулына.
Күпмеләр генә боргалансаң да
Куя ул узенең юлына.
Яшьлектә бик уйлап бетерелми,
Өметләнәсең гел яхшыга.
Киң колачын җәеп,һәрвакытта
Бәхет килер төсле каршыга.
Яшь чагында энергия кайный,
Тик тормыш тәҗрибәсе чамалы.
Оста файдалана язмыш шуннан-
Бәхетләрне итә ямаулы.
Сынуларын бирә берәм-берәм.
Кемдер сына,кемдер сыгыла.
Авырлыкка торыр көчен табып
Кемдер бара туры юлыннан.
Картлык чоры тәҗрибәсе белән
Кайнар яшьлек бергә булалса
Язмыш сынавына бирешмичә
Яшәр микән адәм баласы?!
Махмутова Фларида
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2