Предыдущая публикация
Кичер Ходам...!!! Үткән юлымда...
Юк түгелдер, гөнахларым бардыр,
Бүген бар да синең кулыңда...
Кичер Ходам...!!! Җитми калган булса,
Сулышыма минем сафлылык...
Кичерсеннәр мине, кемнәрнеңдер,
Юлларында булсам каршылык...
Гафу сорыйм, рәнҗеткәнем булса,
Кемнәрнедер ялгыш,яратмый...
Салкын караш,йөрәк сызлауларын,
Аңлыйм Ходам,җилләр таратмый...
Кичер Ходам...Кичер,кичерә алсаң,
Тәүге таңнар сызылып аталар...
Бер абынгач,кабат ялгышмаска,
Өйрәтәләр безне хаталар...
Төзәтергә соңдыр хаталарны,
Тик шулай да бир син терәгең...
Гафу сорыйм башым аска иеп,
Типкән чакта минем йөрәгем...
Азат Хакимзянов
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5