Предыдущая публикация
Үпкә юк югын анысына.
Эшләп үстек. Теләк булса, дөнья
Өйрәтә икән ул барысына.
Алдан сукмак яручы булмады.
Арттан эткәнне дә көтмәдек.
Ни могҗиза — кешегә салышып,
Хәйлә белән гомер итмәдек.
Сабыр кабул иттек бу дөньяның
Бер-бер артлы куйган сынавын.
Кара болыт аша күрә белдек
Салават күпере буявын...
Үкенерлек яшәмәдек кебек.
Акны аера алдык карадан.
Чыныктырды дөнья. Тешне кысып
Түздек, кан тамса да ярадан.
Тик сусаган белә суның тәмен.
Кара ипи тәмен — ачыккан.
Танып буламы соң тормыш тәмен
Татып кына алтын кашыктан?!
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4