Сулар үргә акса да...
Ә Рәсим нишләде дисез? Кара диңгез буенда кояшта кызынып ятканда да, бүлмәләрендә яшь хатын кочагында назланганда да гаиләсен исенә төшермәде. Ата каз да балаларын тилгәннән саклый. Әмма Рәсим бәхет диңгезендә йөзгәндә алар турында уйларлык дәрәҗәдә түгел иде, чөнки аның уен Алисә белән бергәләп чөмергән шәраб томалап торды.
Ләкин һәр нәрсәнең азагы булган кебек, диңгез белән саубуллашырга вакыт җитте. Юлда кайтканда Рәсим дә акылына килгәндәй булды. Урман уртасында калдырган хатыны, әти, дип өзгәләнеп торган кызлары күз алдына килде. "Рәзифә кайта алды микән? Юлдан да ерак калдырдым шул. Ну, Рәсим, мәхәббәт нишләтә ирләрне, кузгалып киткәнче өстерәп төшерергә иде, мондый юлга да басмаган булыр идең. Менә хәзер ничек кайтып керерсең өеңә, ничек Рәзифәнең күзенә карарсың?" – дип Рәсим үз-үзенә сораулар биргәндәй булды.
Тынгысыз уйлар юл буе ирне бимазалады. Тик кирегә юл юк, узган вакытны кире кайтарып булмый, кылган эшне дә төзәтерлек түгел иде. Ир моны бик яхшы аңлады. Инде Рәзифә белән ничә еллар төзегән гаилә тормышы салмак кына акмас, җимерелер, тузгыр. Әлегә кадәр ул хатыны канаты астында яшәде бит. Кайтуына әзер, китүенә әзер, дигәндәй. Ә иң аянычы шул, үсмер кызлары ни дияр? Алар күзенә ничек карар?
Туры өенә кайта алмады Рәсим. Ул кайтырлык халәттә түгел иде. Алисәне өйләре турында төшерде дә машинасын елгага таба борды. Аңа уйланырга, үз-үзен акларлык дәлилләр табарга кирәк иде. Ләкин Рәсим Рәзифәне урманда калдырырлык бер сәбәп тә таба алмады. Аның хатыны уңган, пөхтә, йорт-җирне, өйне чәчәккә күмеп тора. "Нигә бу кадәр чәчәк үстерәсең өйдә?" – дип Рәсим ничә мәртәбә бәйләнеп караган иде. "Ий, җаным, сине чәчәкләр, гөлләр арасында гына яшәтәсем килә", – дия иде Рәзифә.
Дөрестән дә шулай бит. Тормыш булгач кечкенә генә кимчелекләр була инде анысы, тик бөтен яклары җитешле, абруйлы эшләрдә хезмәт итәләр, бәхетләре аякларына уралган иде. Ничек болай килеп чыкты соң? Михнәткә түзеп була, бәхеткә түзеп кара дип юкка әйтмиләрдер. Саклап булмады шул бәхетне, яхшылыкның кадерен белмәде. Азгынлык гаепле. Ул күңелгә кереп оялады да ялгыш адым ясарга этәрде. Конфетның да матур кәгазьлесе кызыктыра, Алисәнең дә яшьлеге, матурлыгы кызыктырды. Беленмәс, дип өметләнгән иде. Без капчыкта ятмый, диләр, дөрестер…
Су буенда озак утырды Рәсим, аннан соң юл уңаенда кибеттән берничә шешә аракы алды да, күрше авылда әти-әнисе вафат булып, буш калган йорт янына барып туктады. Йорт тирәсендә төрле-төрле чәчәкләр үсә, бакчада бәрәңге үсентеләре тезелешеп утыра. Бар җирдә тәртип, бу инде Рәзифә кулы. Әткәй-әнкәй рәнҗеп ятмасын дип ел саен бакча утырта ул.
Шешә артыннан шешә бушады. Ләкин Рәсимнең күңел сыкраулары басылмады. Исерек килеш ул гаиләсе янына барды, Рәзифәдән тезләнеп-тезләнеп гафу үтенде. Башка болай кабатланмас дип антлар эчте.
"Мин сине кумыйм, яшә, йокы бүлмәсе синеке, тик мин синең өчен үлдем", – диде Рәзифә сүз көрәштереп тормыйча. Рәсим аның күзләренә карады һәм хатынының йөрәгендә аңа урын юклыгын аерым ачык күрде.
Җимерелде, бар да җимерелде! Бер минутлык рәхәтлек өчен, тормышыңны төптән кисеп ыргыт инде. Сиңа шул кирәк, Рәсим туган. Эзләгәнеңне таптың!" – дип битәрләде ул үз-үзен. Ул әйберләрен җыйнап, тавышсыз-тынсыз гына туган йортына күченде…
Бүген беренче сентябрь. Агачлар сары, кызыл яфракларын җил искән саен очырып җибәрәләр. Һавада алма, чәчәк исе. Балалар искиткеч матур чәчәкләр тотып мәктәпкә ашыга. Рәсим дә эш урынына килеп туктады һәм чыр-чу килеп мәктәпкә ашыккан балаларга берара сокланып карап торды. Әнә олы юлдан бәйрәмчә киенгән ике кызы, әниләре янәшәсеннән атлап мәктәпкә баралар. Абау, олы кызы, Юлиясе быел чыгарылыш сыйныфына бара икән! Ә Зөлиясен кара, ничек үсеп киткән! Рәзифәнең күлмәге үзенә нинди килешле, атлаулары төз, яшәргән, чибәрләнгән! Алар бер-берсе белән серләшә-серләшә үзләренең юллары белән атлыйлар. Бәхетләре, шатлыклары йөзләренә чыккан.
Тик Рәсим генә моңаеп машина тәрәзәсеннән аларны күзәтә. Бәхеттә, сөюдә үткән көннәрне сулар үргә акса да кайтарып булмый шул.
Фәния КӘРИМОВА
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9
БИК ошады асар!
Ижади унышлар телим язучыга