Предыдущая публикация
Уйлансын дип, биргән кичләрне...
Керфек йомар алды һәркем барлый
Бүген кылган гамәл-эшләрне...
Ни эшләдем бүген... Ни кыйраттым?
Кылмадыммы ялгыш начарлык?
Яшәмимме, гөнаһ кыла-кыла,
Кеше күзләреннән качарлык?
Белер-белмәс кылган кичке догам –
Балаларым өчен сорыйм иминлек.
Озын гомер сорыйм якыннарга.
Кешеләргә бирсен җиңеллек.
Үз-үземә шуны гына сорыйм:
(Раббым белә ниләр бирергә) –
Насыйп булсын иде уянырга,
Тагын да бер таңны күрергә...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3