Бәхет бит ул - исән булуда.
Таң нурларын күрә алсаң әгәр,
Киерелеп иртән торуга.
Аяк-кулларыңны тоя алсаң,
Кузгаталсаң олы гәүдәңне,
Бәхет түгелмени, үз кулларың
Хәзерләсә тәмле чәйләрне?
Яңгыраса тавыш өй эченнән,
Кемнәрнедер тиргәп-мактавы,
Бәхет түгелмени, сине Ходай
Чукраклыктан үзе яклавы?
Яннарыңда бергә чәй эчәргә
Якын кешең булса утырып,
Бәхет түгелмени шушы үзе?
Тик китмәсен Ходай күпсенеп.
Таңнар атып, иртән тора алсаң,
Рәхмәтеңне әйтсәң Ходайга,
Бәхет түгелмени, үз телләрең
Булдыралса саулык сорарга?
Исәнлекне бирче син, я Раббым!
Бәхет бит ул - исән булуда.
Якыннарың янәшәңдә булып,
Үз кояшың янып торуда...
Рәмилә Абдуллина
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2