Предыдущая публикация
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә -
Сәламәтлек килсен иң элек.
Бәгырьләрне телгән борчулардан
Көчлеләр дә кайчак бер сына.
Бирешмичә, янып яшәр өчен
Сәламәтлек телим мин сиңа.
Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.
Кадерен белми, җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың.
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың.
Үзәкләргә үткән газаплардан
Көчлеләр дә кайчак бер сына.
Гомер буе янып яшәр өчен
Сәламәтлек телим мин сиңа!
Флёра Тарханова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3