Предыдущая публикация
Үтте... Сизелмәде.
Кояш баеп, атты таңнары...
Булды шундый чорлар -
Белми алны-артны,
Чаптык кайчак күрми ялларны...
Алай иткән, болай иткән булдык,
Барысын булдырырга тырыштык.
Әзрәк шома барса - әй сөендек,
Читен җирләрендә - орыштык.
Үтте гомер... Хәзер уйлап карыйм:
Дөрес яшәлгәнме, ялгышмы?
Адәм балаларын ниләр йөртә -
Ялгыш дигәнебез - язмышмы?...
Үтте гомер... Үтте... Сизелмәде.
Шатлыклар да булды... Сагышы...
Күпме язлар, күпме кышлар китеп,
Гомерләрнең үтеп барышы...
Гүзәлия Исламова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2