Минем генә баш тишек
Әле дә өйрәтеп торалар
Дөрес яшәргә ничек
Алар гына белә икән бит
Бөтен яшәүнең серен:
Әле кашым каралмаган,
Бигрәк кечкенә ирен
Әгәр кашны ясатсаң -
Табигыйлыгың беткән,
Бизәнмәсәң - җен төсле,
Бизәнсәң - артык киткән
Нигә һаман ялга бармый?
Барсаң - ни калган анда?
Авылыңа кайт та әнә,
Җиләк җыеп кер таңда
Нигә теге вакытта
Болай дидең, син дәшмә!
Бөтенесе яратсынга
Күттән тын алып яшә
Синең фикер бу җирдә
Берни үзгәртә алмый
Әллә ни кырып йөрмә син,
Барыбер эзең калмый
Әллә кем булган кешегә
Бай абый ярдәм иткән,
Безнең юллар гел таш кына
Аңарга-гөлләр сипкән
Бер генә балаң булса -
“Бик әз инде, юк бала”.
Дүртне алып кайтсалар -
“Чамасын белеп йокла!”
Ничек кенә яшәсәң дә,
Кешегә булмый ярап,
Һәрберебез төрле-төрле:
Ярдан йөрми бит кораб.
Сөймәгәнгә ялынмыйбыз,
Шөкер, сөючеләр бар
Эт өрсә дә , бүре йөри
Ишәк була алмый тулпар.
АЙНАЗ ГАБИДУЛЛИНА
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3