Предыдущая публикация
Гомеремне дәвам,
ит син бер үк аллам,
Алма миннән аны вакытсыз.
Өметләр өзелмәс,
авырлык сизелмәс,
Гомерләрне бирсәң ваемсыз.
Ярдәм итсәң аллам,
без яшәгән заман,
Җиле бер дә мине какшатмас
Язган язмышымда,
кылган ялгышымда,
Синнән башка һичкем катнашмас.
Язган язмышыма,
бу мул тормышыма,
Рәхмәтлемен аллам тик сиңа
Абынудан талсам,
мин тукталып калсам,
Юл күрсәттең син бит гел миңа.
Язмышны үзгәртер,
ялгышны төзәтер,
Көчле затым, тәңрем син генә.
Син кушканча яшәр,
яшеннәрдәй яшьнәр,
Гомерләрне инде бир генә.
Дания Махмутова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4