Предыдущая публикация
" дигән идем. Үтә икән.
Үтә икән. Телә-теләмә.
Вакыт - дәва. Һәрбер үткән яра
Җан газабы белән түләнә.
Үтә икән. Җаннан китә икән,
Китмәскә дип килгән даулар да.
Карашымның тамырын йолкып җирдән
Күтәрелеп карыйм тауларга.
Карашларым котсыз кыяларны
Кинәт кенә иңләп җиталмас.
Тезләнсәң дә килеп, йөрәк әле
Кинәт кенә гафу италмас.
Йөрәк әле... Һаман иңләп йөри
Шатлык белән кайгы арасын.
Көннәремдә көн яктысы җитми,
Төннәремнең җитми карасы...
"Үтмәс!" дигән идем. Үтә икән.
Үтә икән. Телә-теләмә.
Вакыт - дәва. Һәрбер үткән яра
Җан газабы белән түләнә.
Рәмис АЙМӘТ
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6