Әгәр күктә никах укылмаса...
Гөлназ әкрен генә урыныннан торып тәрәзәгә килде. Әле таң атып кына килә икән. Ут кебек янган маңгаен салкын тәрәзә пыяласына куйгач, ничектер җиңел булып китте. Кечкенә вакытта әбисе кызчык авырса, гел тәрәзә янына алып килеп, парланган тәрәзәдән тамчылар алып битенә сөртә иде. Аңа бик еш күз тия иде шул. Матурлыгы өстенә артык чая да иде.
Гөлназ Әхәт белән Җәмиләнең бердәнбер мәхәббәт җимешләре, әлегә икенчесе соңлап килә бугай, хәзер яшьләр бик үрчергә ашыкмыйлар, элеккечә түгел.
- Бусын карарга да бер рота солдат җитми, - дип көлә иде әбисе Сәйран.
Ул менмәгән куак башы, йорт кыегы калмады. Суда балык кебек йөзде. Әле яше дә тулмаган килеш, бакчада чүп үләннәре утап йөргән әбисенең котын алды. Сәйран баланы йоклатып бакчага чыккан да тәрәзәне ачык калдырган, шуннан кыз уянмаганмы дип карый икән. Ничектер күрше карчыгы белән мавыгып китеп, онытып җибәргән. Ә кыз уянып тәрәзә төбенә менгән, башта әбисенең яраннарын төртеп төшергән, аннары үзе, егылып төшмәгән шул, тәрәзә пәрдәсенә ябышып төшеп, мүкәләп әбисе янына барган.
Андый хәлләр күп булган инде. Балалар бакчасында да йоклата алмый гаҗиз булып, - зинһар, Сәйран апа, үзең генә кара, - дигәннәр. Бервакыт биш яшендә күрше авылдагы әбиләренә илткәннәр, анда кырлар аша гына барасы. Бабасы инде аптырагач, атка атландырып йөргән, янәсе аргач, йоклар. Шуннан бабасы тиз генә өйгә кереп чыгыйм дисә, ат та, кыз да юк. Шул арада кырлар буйлап кына авылына кайтып киткән. Инде аптырагач, тукта әллә исеме килешмәдеме икән дип өшкертеп, әбисе элек шулай эшли идек дип, морҗадан кашык ташлаткан. Бу кашык белән Сабырниса ашасын, дигәннәр. Ә икенче көнне кыз әбисе мич алдында коймак пешергәндә морҗадан ярты кирпеч ташлаган, чүт кенә әбисенең башына төшмәгән. Үзенә Сабырниса, дип, дәшүчегә дәшмәгән.
Укырга да күрше кызына ияреп китте, укыса, укысын инде, диде укытучысы да. Беренче тапкыр А хәрефен күрсәткәч, Гөлназ: - Апа, бу бит сажин, әти шуның белән кырлар үлчи, - дип көлдергән.
Ул алтынчы сыйныфта укыганда күрше бабалары үлгәч, еракта укытучы булып эшләгән уллары гаиләсе белән әнисе янына кайткан. Аларның уллары Гөлназ белән бергә укырга кергән. Бергә утырганнар, бик тату булган алар.
Әбисе көлә икән, менә Сабырнисабыз да булды дип. Тик күрәчәкне күрми булмый шул. Көз көне елга аша укудан кайтканда Илсур басмадан таелып бозлы суга егылып төшә. Малайларның берсе дә аны коткарырга җыенмый, юлларын дәвам итәләр. Шул чагында Гөлназ киемен салып ташлап, суга сикерә һәм Илсурны алып ярга чыгара. Гөлназ өстенә курткасын кисә дә, киеме юеш була шул. Алдан малайны өенә кертә, үзе аннары гына кайта.
Бик туңган булса да белгертми, мунчага кереп өстен алмаштыра да кереп ята.
Икенче көнне Илсурны болницага алып китәләр, ә Гөлназ мәктәпкә бара. Баштарак бераз йөткергәләп йөрсә дә, аннары оныта да. Илсурның әти-әнисе Гөлназга да тикшерелергә кушалар, тик кыз: - Мин сәламәт, - ди.
Инде Гөлназ белән Илсурның дуслыгы мәхәббәткә әверелә. Ике йорт арасында гөр килеп йөриләр. Гөлназ Илсурның әнисенә кайчак шаяртып: - Әни, - дип аңа булыша.
- Гөлназ, кызым, - диде Энҗе, - безнең ике як нәселебез дә укытучылар. Безнең гаиләгә керәсең килсә, укырга да Илсур белән бергә кит, бергә укырсыз, диплом алганчы язылышсагыз, эшкә дә бергә китәрсез. Бу авылга, димим, үз авылындагы укытучының кадере юк монда.
Гөлназ алардан очынып кайта да серен яраткан әбисенә генә сөйли.
- Сабыр бул, балакаем, - ди әбисе, - ашкынма, әле алдан күктә укыла никах, күктә укылмаган никах җирдә укылмый ул.
Икесе дә имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып институтка керә алдылар. Гөлназ тулай торакка урнашты, Илсур туганнарында яшәячәк, тик һәркөнне күрешеп торалар. Гөлназ Илмира исемле кыз белән дуслашты, бергә яшиләр, бергә укыйлар. Ялларда Гөлназ аларга кунакка кайта, аларның авылда әбисе белән бабасы бар, әти-әнисе район үзәгендә яшиләр. Зур кешеләр, өйләренә дә сакчылар аша гына керәсе. Бер юлы әбиләренә кайтканда Гөлназ авырып китте, әбисе үлән чәйләре эчергәч, җайланды да тагын. Тик әбисе оныгына искәртеп куйды: - Бик янында йөрмә, - диде.
Ә Гөлназга: - Кызым, сиңа бераз дәваланып алырга кирәк, төнлә ыңгырашасың, - диде. Илмира әбисенең сүзенә карамады, билгеле, гел аның янында булды. Авылга өчәү кайттылар. Илсурларга да бардылар, клубка барып биеделәр, җырладылар.
Гөлназ үзендә ниндидер үзгәреш барын тоеп йөрде, хәле китеп бара, сулыш алганда уңайсыз. Тик уку авырлыгына сылтады. Илмираның киңәше белән ул профилакториягә керде, анда дәвалыйлар да, укуына да йөри ала. Илсур белән
Илмира гел янына килеп йөрделәр. Ул терелеп чыккач Илсурда ниндидер салкынлык сизә башлады. Ул авырып ятканда ялгызым кайтырга юлда куркам дип, Илсурны да әти-әнисе янына алып кайткан икән. Аларның тормышын күреп исе киткәндер инде егетнең. Ул бит укытучы малае гына, ә укытучыларда андый байлык юк.
Шулай да бер көнне өчәү туй күлмәкләре карарга кибетләргә чыктылар. Илмира да бер күлмәкне киеп карады:
- Кара әле, дустым, миңа ничек килешә, мин бу күлмәкне сатмаска кушам әле, бәлки мин дә кияүгә чыгып куярмын, - дип Илсур алдында боргаланды.
Гөлназ Илсурның аңа яратып карап торганын сизде, ничек сизмәсен?! Кинәт аның хәле китеп барды, сулыш, сулыш, дип кабатлаган кызга, ашыгыч ярдәм машинасы чакырттылар. Анализлар алганнан соң кызның үпкәсендә авыру таптылар. Тиздән кияү кочагына керәсе кыз дәваханәдә ята хәзер.
Илсур аңа борчылмаска кушты, - терелерсең, син бит әле бик яшь, - диде.
Тик кыз көткән сүз - өйләнешербез дигән сүз генә ишетелмәде.
Гөлназ Казанда дәваланып ятканда, Илмира Илсур белән авылга кайткан, имеш, гаиләсенең хәлен белә. Үзе инде Гөлназның күптән авыру булуын, ул авыруның нәселдән килүен, баласы да авыру булу мөмкинлеген Энҗегә сөйләп бирде. Энҗе куркуга калды. Я Раббым, бердәнбер балабызны шундый язмышка дучар итмә, ул бит йогышлы авыру, барыбызга да йогар. Үз улын саклап калган өчен Гөлназның шул дәрәҗәгә төшүен, улының Илмирага өйләнеп, Гөлназга төзәлмәс яра ясарга җыенуын аңлый алмады шул укытучы апа.
Гөлназны больницадан чыккач санаториягә җибәрделәр. Анда вакытта тегеләр кызны сорап кайттылар, никахтан соң язылышырга гариза бирделәр. Тик туйны үткәреп өлгерә алмадылар, Гөлназ кайтты, хәбәрне телефоннан ишеткән иде инде, йөрәге әрнесә дә түзде. Гаепләми ул Илсурны да, Илмираны да, һәркем үз тормышын үзе җайларга тиеш, димәк алар арасында чын ярату булмаган, ә бер-берсенә туганнарча ияләшү генә булган. Күпме гомерем калгандыр, дип уйлады кыз. Салкын тәрәзә пыяласына кайнар башын куйган килеш.
Туй машиналары урамга керә алмадылар, гүя Гөлназның күз яше яңгыр булып яуган һәм бөтен урамнарны измә ясаган. Гөлназ тәрәзәдән Илсурның Илмираны күтәреп кергәнен карап торды. Илмираның өстендә теге вакытта бергә сайлаган туй күлмәге иде. Кем уйлаган дип куйды кыз. Күпме генә тыныч булырга тырышса да булмады шул. Кемдер җилкәсенә килеп кагылды, әтисе икән:
- Кызым, балакаем, зинһар елама, - диде ул, - әгәр, алай-болай булсаң да, балаң булса, диюем, без аны үстерербез, елама гына, әле, кызым, сиңа бик зур серебез дә бар, әниең сиңа сеңел, яки энекәш алып кайтырга җыена, син үсеп беттең бит.
Гөлназ кинәт кенә әтисен кочаклап алды.
- Тәүбә, диген, әтием, андый хәл, шөкер булмады, мин бит аңа ышанып, яратып йөрдем, димәк ничә елым әрәмгә үткән. Миңа бит, бик әйбәт егетләр сүз кушты, ә мин Илсурдан башка кешене күрмәдем. Ә менә миңа сеңелкәш алып кайтуыгыз өчен рәхмәт, күптән көтеп, өметемне өзгән идем. Димәк, өметне өзәргә ярамый. Икенче көнне Гөлназ район больницасында курсташы Дамирны очратты. Ул да бу районнан икән бит, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге генә, диләр бит. Әнисе авырган икән, менә юллама алганнар, әтисе белән икәү барасы булган, тик әтисен эштән җибәрмәгәннәр, тозлы һава, диңгез суы кирәк икән.
- Карале, Гөлназ, бар әле әни белән, бергә-бергә күңелле булыр, әни бик әйбәт кеше безнең, авыруыгызны тозлап кайтырсыз, - диде Дамир. Гөлназ кайтып гаиләсе белән киңәшкәч, бик шатланып риза булдылар, бәлки күңеле ачылып кайтыр, бу хәлдә укып бетерә дә алмас диделәр. Дамир юл буе бөтен кирәк-яракны үзе кайгыртты, айга якын бер гаилә булып яшәделәр.
Көннәр сизелми дә үтте. Гөлназга карап сокланды егет, әйтерсең ул беркайчан да авырмаган, суда балык кебек йөзә, тауга менә дә, суга сикерә. Әнисе көлә:
- Бу кызны да авыру, дидең бит, улым, кара инде үзен, зинһар, ычкындырма, - диде.
Дамир үзе дә шулай уйлый да бит, Гөлназ Илсурны онытсын өчен нишләргә дә белми. Ул бит Гөлназны үзе дә беренче күррүдән үк яратып йөрде, башка кызлларга күз дә салмады. Менә ул хәзер янәшәдә. Һәм егет бер кичне бөтен батырлыгын җыеп шуларны сөйләп бирде. Кыз башта уйланып утырды, аннары, мин риза, диде. Дамирның әнисе моны ишеткәч, кош тоткандай булды, менә бит, күкләрдә никах укылса, җирдә укылачак. Гөлназ телефоннан өенә барысын да әйтте, өйдәгеләр Дамирны киткәндә күргәннәр иде инде. Риза булдылар. Туры Дамирларга кайтып, әти-әнисе бергә килеп, кызны сорап, никах укытып киттеләр. Туйны укып бетергәч ясарга булдылар, Гөлназның авылында гына язылышып та киттеләр. Чөнки вакыт бик кыска, имтиханнар килеп җиткән. Гөлназның болай да укуы күп калды. Гөлназның терелеп, Дамирга чыгуын ишеткән Илсур үз-үзенә урын таба алмады. Илмира белән дә, әти-әнисе белән дә сөйләшергә теләмәде. Нинди асыл кошны ычкындыруын белә иде бит ул, Илмирасы характерын күрсәтә башлаган иде инде. Зур кешеләрнең кызы булуын гел искә төшереп тормаса да Илсур белә иде бит инде. Илсурларның туеннан соң, Сәйран ахирәте - Илсурның әбисен тетеп ташлады.
- Сез оятсызлар, - диде, сезнең чирләшкә малаегызны саклап, ат кебек кызым авыруга сапты. Батып үлгән булса, сез елаган булыр идегез, без түгел. Сүзгә Энҗе кушылды:
- Соң, Сәйран апа җаным, без генә гаепле түгел бит инде, үзегез Гөлназны карамадыгыз, дәваламадыгыз, нәселдән килгән авыру булгач, бердәнбер балабызның баласын да сау-сәламәт итеп сөясебез килде шул, - дип Энҗе әйтеп бетерә алмады, карчык тагын кабынып китте:
- Нишләп бер генә бала белән калдыгыз соң, заводыгыз банкротка чыкмагандыр ич, әнә безнекеләрнеке эшли, 40 ны узгач та бүген, иртәгә бала алып кайтырга җыеналар. Аннары, бик зур сөйләмәгез, сәламәт кешеләрдән дә авыру балалар туа, гарипләрдән дә сау-сәламәт манара кебек балалар туа. Тәүбә, дип кенә сөйләшегез. Гөлназ авыру түгел, салкын гына тигән. Терелер дә кияүгә дә чыгар.
Мин сезгә хәтерем калып кына әйтәм. Күктә укылмаган никах җирдә укылмый ул. Дамир Гөлназга бик булышты, кадерләде. Әти-әнисе дә кодалар, дип ах итеп гел килеп йөрделәр.
Гөлназ диплом алган көннәрдә Җәмилә 5 килолы малай тапты. Аллаһы тәгалә бирим дисә, бирә шул ул. Өйләнешүләренә ел тулганда Гөлназ да энекәшенә иптәшкә сау-сәламәт малай табып куйды. Кунакка еш килделәр. Бигрәк Әхәт ике малайны күтәреп йөрергә яратты. Динар белән
Данир ярышып үстеләр. Сәйран үзе дә яшәреп киткән кебек булды, бер көнне кайтып серен сөйләде. Илсурлар соңгы вакытта авылга бик сирәк кайттылар, йөкле вакытта Илмира әллә ни күренмәде дә. Аларның кызлары авыру, гарип булып туган икән, шуңа тудыру йортында ук калдырып чыккан булганнар. Тик авылдагы әбисе ишетеп, үзем тәрбиялим, дип алып киткән.
Гөнаһыннан курыккандыр инде олы кеше. Юк, шатланмады Гөлназ, әбисенең сүзен ишеткәч, авыр сулап куйды, мескен Илсур, Илмира ничек түзәләр икән, диде. Инде берсенә дә ачуы да, үпкәсе дә калмаган иде. Барсы да язмыш эше. Аллаһ тәгалә ни язса, шул була.
Беркөнне Гөлназ кунакка килгәч, ике малайны алып урамга чыкты, малайлар узыша-узыша шактый ерак киткәч артларыннан барды. Илмира бакчада иде, аны күргәч чыкты. Балаларга җиләк бирде. - Кайсысы синеке соң? - дип сорады. Гөлназ күрсәтте.
Илмира авыр сулап:
- Гөлназ, зинһар кичер, никтер яраттым шул Илсурны, искитәрлек егет тә түгел, ни төсе, ни байлыгы, дигәндәй. Нәфес корты дисәң генә, сез бит матур пар идегез. Синең янда Илсур гел елмаеп тора иде, ә миңа алай булмады. Гөлназның аны тыңлап торасы килмәде, тагын байлыгы белән мактана башлар, дип сүзне кыска тотты.
- Юк, дустым, мин Аллага ышанам, ул ни язган шул була, күктә укылмаган никах җирдә укылмый, дия минем әбием, шөкер, Дамирым, дөнья бәясе минем, менә улыбыз үсә. Ә синең кызың ничек соң? Үзең алып кайтып тәрбияләргә җыенмыйсыңмы? Сезнең бит акча күп, хәзер чит илдә дәвалыйлар, - диде Гөлназ. Илмира бер сүз дә әйтми, кире бакчага кереп китте, елый иде бугай...
Дина Камалетдинова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4