Предыдущая публикация
Рәхмәт укып яшим барына.
Сый-нигъмәтне Раббым биреп тора,
Дога кылып кубам табынга.
Мин – гап-гади бер хатын-кызмын,
Юк, саналмыйм артык көчледән...
Кимсетсәләр, йөзгә бәреп әйтмим,
Эчтән тыныч кына кичерәм...
Күңелем – йомшак, җаным сизгер минем
Авыр сүзне артык күтәрми.
Чәчкә кебек сулган чаклар була -
Сез сизәрлек, тышка үткәрмим...
Сөюләрем – учак, яна... сүнә...
Куркам түбәнлеккә төшүдән.
Эчке горурлыгым саклый бераз,
Янган чакта – кисәк өшүдән.
Тормыш сукмагымнан тайпылмыйча,
Сабыр гына алга атлыймын.
Көтелмәгән кайгы -хәсрәтләрне
Бирмә Раббым, дип кабатлыймын...
Ляля Хамматова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3