Предыдущая публикация
Яумый үткән яңгыр болыты.
Әлсерәгән гөлләр шифа тапмый
Сула, ачылырга онытып.
Күңел гөлләре дә шиңә икән,
Вакытында сулар сипмәсәң.
Тоныклана тормыш манзарасы,
Янып-сөеп йөрәк типмәсә.
Хисләреңне чигеп язган хатлар
Йөрәк сагышына дәва ул.
Ачылмаган чәчкә бөреләре
Көтәләр бит җәйнең дәвамын.
Зимфира Исламова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3