Предыдущая публикация
Гүя дәшә мине ул янына...
Хәтирә ул, яшьлек аланыннан,
Кайтып булса икән тагын да.
Хәтерләрдә яшьлек чишмәләре,
Яшьлек урманнары, таулары...
Йөгерә-йөгерә шул тауларга менеп,
Каршы алган аннан таңнары.
Яшьлек хәтирәсе-күбәләк күк,
Кунып-кунып оча каршымда...
Татлы мизгелләрне татый, татый
Искә алам әле барысын да.
Күлмәк итәкләрен тотып алып
И күтәрә иде шук җилләр дә...
Чәчләремне үреп һәм таратып,
Кагыла иде нәзек билләргә.
Яшьлек хәтирәләрен бер барлап,
Урманында эх биергә парлап...
Ерак калды инде, ерак калды,
Тик әле дә булмый шуны аңлап.
Раушания Гази
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3