Предыдущая публикация
Фанилыкта
Юк, кушылмас юллары.
Ике мендәрне кабарта
Тол хатынның куллары.
Ничек ялгыз яшәрмен, дип,
Сыкраныплар сулый да,
Пар канатлы көннәренең
Һәр мизгелен уйлый да,
Куырылып сорап куя:
«Шул микәнни язганы?
Дошманыма күрсәтмәсен
Мондый авыр җәзаны».
Хатирәләр куенында
Назлап мәхәббәт җанын
Басып тора... тоймый да ул
Көзге яңгыр яуганын.
Аңлый алмый, әллә үзен
Балаларын – бәгырь күзен,
Хәләл ярынмы жәлләп,
Өнсез елый... Кем өчендер
Тормыш – аяусыз җәллад.
Алда көрәш, билгесезлек
Мең сынау көтә аны.
...Көрсенер ул, күргән саен
Гашыйк парлар узганны...
Айрат СУФИЯНОВ
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5