Предыдущая публикация
Ялгышым да,
Язмышым да тик үземнеке.
Үземнеке, горурлансам да мин.
Кызылы да үз йөземнеке.
Бу бит минем гомер.
Үзем хаклы
Үз юлымны үзем сайларга.
Иярсәм мин башкалар артыннан,
Барып җитәрмен соң кайларга?
Дусларның да, тагылганны түгел,
Сагынганны килә күрәсе.
Кайчакларын дус дип аталганга
Тешең кысып кала түзәсе.
Бу бит минем гомер.
Теләгәнчә
Хакым бардыр минем яшәргә.
Эчкә сыймагандай куанырга...
Күнегергә тозлы яшьләргә...
Бу бит минем гомер.
Татлысын да,
Ачысын да үзем үзем йотармын.
Бу бит минем гомер.
Аның өчен
Җавабын да үзем тотармын...
Физәлия Дәүләтгәрәева
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1