Бер ак әби бар иде:
Ул әбинең өс-башы да
Кар кебек ап-ак иде.
Кер кунмаган ак яулыгы
Килеште ак чәченә.
Йөзе нурлар чәчә иде,
Белми идек яшен дә...
Ул кечкенә өе менә
Үзенә тартып торды.
Ак миченә яккан чакта,
Ак төтен чыга иде.
Ул пешергән кабартмалар
Уңар иде кабарып.
Эче сары, ә өсләре
Торыр иде кызарып.
Өстәлендә һәрчак җырлап
Көмеш самавыр торды.
Ак күмәчен кисеп куйса,
Кулга шикәр тоттырды.
Тәрәзәсе көлеп торды
Болытлы көннәрдә дә.
Хикмәтле сер бар иде күк
Үстергән гөлләрдә дә.
Кынасы да, тамчысы да,
Зәйтүн гөле дисеңме ,
Ап-ак тәрәзә төбендә
Бигрәкләр дә сөйкемле!
Яшел келәм-ишек алды,
Чүп-фәлән һич күренмәс.
Җил капканың келәсенә
Шапшак куллар үрелмәс.
Кара-каршы таш өстенә
Шома такта куелган
Эскәмиядә - ак әби...
Ник күзләре дымланган?
... Чыр-чу килә бала-чага
Күрше капка төбендә.
Җан керә кичке урамга
Шул балалар көлгәндә.
Ялгыз гомер иткән әби,
Булса да сөйгән яры.
Шуңа кайчак язмышына
Үпкәләп куя бары.
Ап-ак тышлы пар мендәрен
Кадерләп саклап тота.
Кавышмаган ярын уйлап,
Яна яшерен утта.
Каралтмаган саф намусын,
Кыйблага башын иеп,
Кабатлаган тәсбих тартып:
- Кичер син, Раббым!- диеп.
Ул әбекәй бүген менә
Төште кинәт исемә.
Оныкка инша язарга
Биргәннәр өй эшенә.
Мин сөйләдем үткәннәрне,
Тыңласын да уйлансын.
"Ак әби-авыл йөзе",-дип
Горурланырлык булсын!
Сөмбелә Ибраһимова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9