Предыдущая публикация
Машалла!
Күзләрнең явын ала,
Күңел кылларын чиртә —
Бу ап- ак кышкы иртә!
Ак бәсләргә, ак томанга
Уранган кышкы Иртә,
Чакырымнарны сүтә - сүтә,
Кайларга юлым илтә?
Табигатьтәге ак сафлык
Күзләрнең явын ала!
Энҗе аклыкка төренеп,
Ак калам артта кала...
Җырлар тыңап сүтелгән юл,
Күңел кылларын чиртә...
Башланмаган яңа Көнем —
Әйт, Иртә, ниләр көтә?
Уйланып та, моңланып та,
Ак томан ерып үтәм...
Юлда, мине чит җирләрдә —
Эчәр сулармы йөртә?
Ак томан — юлым, уйларга
Салса да бераз киртә,
Көнем — максатыма илтәр,
Ап -ак бу кышкы Иртә!
Раушания Сафина
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6