Предыдущая публикация
Май ягылган кара икмәк.
Кай(е) рып алып кисәбез дә,
Ашый идек без писүкләп.
Бала-чага ашый хәзер:
Кириешки, чипсы, пицца...
Гаеп кемдә? Замандамы?
"Икмәк" сүзе юкка чыкса?!
Кара икмәк салып биргән
Имезлекне су(ы) рып үскән
Күпме буын кешеләре!
Икмәк кенә көчле иткән.
Һәр валчыгын учларына
Җыеп алып ашаганнар.
Ачлыкны да үткән алар,
Әмма булган күп корбаннар.
Аянычлы тарих башка
Кабатланмасын берүк.
Олы булмыйк без икмәктән,
Аның кадерен белик.
Юк икмәккә тиң булырдай
Табыннарда бүтән нигъмәт.
Кояш чыкса, дөнья нурлы,
Икмәк булса, җанга рәхәт!
Сөмбелә Ибраһимова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7
.