Предыдущая публикация
Авырмы?
Авыртамы?
Сыкрыймы, сызлыймы, сызамы? -
Тыңла йөрәгеңне!
Саксыз сүз,
яман күз,
Яла-ялагайлык
Яралый.
Явызлык
Йөрәккә кагылмый калалмый.
Аерылу, сагыну,
Гаҗизлек, ялгызлык
Сызлата.
Хаксызлык, көчсезлек,
Чарасыз калулар
Әрнетә, елата.
Аһ, авыр,
Авырта йөрәгең.
Ишет йөрәгеңне, -
Йөрәгең сулышын тоеп кал!
Һәркемдә йөрәк бар!
Кагылма, яндырма,
Әрнетмә, сызлатма,
Беркемне елатма!
Тыңла йөрәгеңне!
Илсөяр Иксанова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3