Предыдущая публикация
Бәялибез: матур, ямьсез...
Кемдер һәр көнгә сөенә,
Кемдер шатлыкка да гамьсез...
Бер ишектән бәхет керә,
Икенчесен хәсрәт кага...
Кемдер атлый язга таба,
Кемдер көзгә кереп бара...
Урлап булмый кеше хакын,
Комсызланып кул сузсаң да.
Ходай биргән бәхет килә,
Күпме тозаклар корсаң да.
Һәркемнең дә үз язмышы,
Билгеләнгән үтәр юлы.
Без бит - Кеше, ирекле зат,
Без бары тик – Аллаһ колы!
Уйлар төрле, юллар төрле,
Һәркемнең дә үз өлеше.
Тауга карап үрнәк алып,
Аска карап гыйбрәт алып,
Өмет өзми яши кеше...
Рәмзия Габделхакова
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4