Предыдущая публикация
Вакыт юа йөрәк ярасын.
Ни вөҗданым белән рәнҗетим ди,
Җандай газиз балаң анасын?!
Өзелсен лә йөрәк! Тамырлары
Таш өстендә калсын, сураеп.
Аерылыйк та, икәү Тәңребездән
Көч, сабырлык, акыл сораек!
Оныт мине! Базмам эндәшергә, -
Кайгым торса торсын, ургылып.
Син күрмәссең мине! Тик Мәхәббәт
Юлларыңа чыгар җыр булып,
Йөрәгеңдә яшәр нур булып!..
Салисә Гәрәева
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3