Һәрбер сүздә, һәрбер гамәлдә.
Йолдызлар да чама белән генә
Күкне яктырталар галәмдә...
Ачу килсә – чикне белү кирәк,
Чама кирәк шатланганда да;
Дошманга да сәлам бирү кирәк,
Нәфрәтеңнән шартлаганда да.
Бәлки шунда юкка чыгар нәфрәт,
Ике ара китәр җылынып.
Дуслык күперләре торгызылыр,
Нәни генә изге кылынып.
Яшәү кирәк алтын урталыкта
Шушы дөньяларны куйганчы.
Эш тә кирәк бары чама белән,
Ашарга тик - тамак туйганчы...
Көнен чаба кеше, төнен чаба,
Беркем әйтми: “Тукта, аргансың!”
Ә гомер бит үтеп киткән икән -
Сизмичә дә аны калгансың...
Үсеп җиткән икән балалар да,
Кулга алып бер дә сөймичә;
Мәхәббәтнең күптән сүнгән уты,
Бер тапкыр да анда көймичә.
Гомер буе өреп кабартканың
Кайчан да бер барыбер тишелә;
Мәңгелеккә диеп төзегәнең,
Вакыт үтү белән ишелә ...
... Чама кирәк, дуслар...
Чама кирәк!
Мәүлит Шакиров
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1