Предыдущая публикация
Кешем шуны аңла -
Хак Тәгалә кодрәтендә
Дөньясында бар да.
Хак Тәгалә кодрәтендә
Яшәүләр дә безнең.
Сыналырга яралганбыз -
Булыйк шуңа түзем.
Оҗмахлы итә кешене
Аллаһ хакын хаклау.
Иң саваплы изге гамәл -
Дин юлыннан атлау.
Аллаһны зурлау тиешле
Җирдә кем булсак та.
Ярдәмгә килер Бөек зат
Безгә авыр чакта.
Сабырлыкны җуймыйк җанда,
Ни көтсә да алда.
Хак Тәгалә кодрәтендә
Дөньясында бар да...
Фәнәвис Дәүләтбаев
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1