Предыдущая публикация
Ә зур үскәч - нәни каласы.
Тик күңелләр балачакта кала,
Без һаман шул - авыл баласы...
Бер борылып артка карыйсың да,
Борма-борма юллар сузылган.
Кендек каның тамган туган көннән,
Язмыш сызган гомер узылган.
Гомер - чишмә! Башы кайда дисәң,
Чишмә башы - туган нигездә.
Газиз әткәй-әнкәй куенында,
Барыбыз да ай-һай тигез лә...
Мәшәкатьле гомер җилдәй уза,
Сыный дөнья адәм баласын.
Гомер тауларына үрмәләгәч,
Узган юлга хәйран каласың...
Шатланасың исәннәргә карап,
Киткәннәргә дога кыласың.
Бүгенеңә шөкер итәсең дә,
Алга карап план корасың...
Әй, син гомер! Узмас төсле идең...
Сизелми дә калды узганың.
Киләчәгең бәрәкәтле булсын,
Матур булсын, Аллаһ, язганың!
Фирдәүсә Кәримова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3