Предыдущая публикация
Һәркемнең дә була ялгышы.
Күпме генә тырышса да кеше,
Теләгәнчә булмый язмышы.
Уйламыйча кылган ялгышларга
Меңәрләгән илтә адымнар.
Дөреслеккә бары бер генә юл,
Бик сирәкләр аны аңлыйлар.
Синең ялгышыңны кичерә алган
Якын дуслар була бик сирәк.
Кылган хаталарны төзәтерлек
Тиңсез көчләр табу бик кирәк.
Ничек бар син, шулай яратсалар,
Күңелеңне ачып саласың.
Әгәр күңелеңә төкерсәләр,
Газап утларында янасың.
Ялгышлардан хали түгел кеше,
Дүрт аяклы ат та абына.
Синең хаталарны кичерердәй,
Якын кешең булсын яныңда!
Гөлзадә Сафина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1