Предыдущая публикация
Сагыш керә никтер күңелгә.
Күңел, күңел, бигрәк сизгер үзең,
Вакытыннан алда түгелмә.
Бу тормышта яшьне түгәр өчен
Сәбәпләр бит чыга болай да.
Гомер елгалары бигрәк ярсу,
Акмый җайга, һәрчак уңайга.
Сәбәпсезгә бәргәләнәсең бит,
Шомланасың кайчак юктан да.
Күрә белсәң дөнья шундый гүзәл,
Ямь табудан җирдә туктама.
Янып яшә, канатланып, үсеп,
Сагышларны читкә ку да син.
Болыт арты һәрчак кояш чыга,
Ярларыңны яшьләр юмасын!
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев