ЯЗМЫШ ШАЯРУЫ
Сәйдәш аңа бер күрүдә гашыйк булды. Сиринә дә аны шундук үз итте. Ниндидер якын кешесенә тартылган кебек, һаман Сәйдәш тирәсендә бөтерелде, юкны сәбәп итеп, йөгереп килеп керә дә, онытылып, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра.
Ял йортының үз кануннары. Монда килгән һәр кеше иптәш, дус табарга тиеш. Сердәш, фикердәш яисә сөйгән яр тапса, аның теләге тормышка гына түгел, күкнең әллә нинди илаһи катларына ашкан булып санала.
Сәйдәш белән Сиринә дә бу көннәрдә тормыш гаме белән яшәмәделәр, бәлки, серле-тылсымлы хис өермәсендә бөтерелеп, дуамал мәхәббәт шаукымында гомер кичерделәр. Әйе-әйе, гомер кичерделәр. Аларның һәр көне матур, бәхетле гомергә тиң иде. Үзләре дә аптырап бетә алмыйлар. Күпме гомер яшәп, бу кадәр бәхеткә тарганнары булмаган, ахры, аларның...
Нинди генә сихри көчләр тартып китерде икән бу ике ялгыз җанны бер-берсенә? Югыйсә, алар пар да түгел бит. Сәйдәш – кырык биштән узган, акыл утырган ир заты, ә Сиринә – әле күптән түгел генә аспирантура тәмамлап, укыта башлаган яшь педагог-галимә. Сәйдәшнең гаиләсе булган, кайдадыр баласы үсә. Сиринә әле беренче мәхәббәтен дә татып өлгермәгән.
Ял йорты кануннары аңлашыла, әмма менә табигать кануннарына тиз генә төшенеп җитәм димә икән. Эш монда яшь аермасында гына түгел. Гап-гади танышлыктан, дуслыктан гына башланды ласа аларның бу сәер мәхәббәтләре. Бу хис, көннән-көн көчәя барып, бердәнбер көнне сихри ымсыну, җан һәм тән газабы булып әверелде.
Алар инде очрашмыйча, сөйләшмичә, күзгә-күз карашмыйча тора алмый башладылар. Йөрәкләрен генә түгел, башларын югалттылар. Әмма иң мөһим сүз әйтелмәгән, иң мөһим гамәл кылынмаган иде әле...
Ул сүзне күпкә тәҗрибәлерәк, тормышның ачысын-төчесен татып өлгергән Сәйдәш әйтте. Бер көнне матур гына сөйләшеп утырганда, Сиринәнең күзләренә тутырып карап торды да, бөдрәләнеп, дулкынланып торган чәчләренә сак кына үрелеп, назлап сыйпый-сыйпый:
– Мин гашыйк булдым бит сиңа, кызый... – диде.
Сиринә бу сүзгә тамчы да аптырамады. Хәтта бу сүзне көткән дә бугай әле. Шулай да, Сәйдәшка йотлыгып карап торган күзләрен аска, итәге каплап бетерә алмаган матур тезләренә төшерде, ләкин, кыенсынуын, оялуын җиңеп, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Мин дә... — дип әйтә алды.
Калганы аларның ихтыярында түгел иде инде. Сәйдәш Сиринә каршына килеп тезләнде дә, иелеп, кызның тезләре өстендә яткан, дулкынланудан калтыраныбрак торган кулларыннан үпте, аннары кайнар иреннәрен Сиринәнең боз кебек салкын тәненә тидерде...
Кыз дертләп калтыранып китте, әмма Сәйдәшнең башын тез өстеннән кубарып алмады...
Алды шул... Ике учы белән йөзеннән сак кына тотып, ирнең ак чал йөгертелгән башын күкрәге турысына күтәрде, аннары, иелеп, аның чәчләреннән, колакларыннан күзләреннән, йөзеннән шашып үбәргә тотынды...
Шулай үз эченә бөтереп алып кереп китте аларны мәхәббәт давылы. Бу давыл-гарасатка иң бөек гашыйклар гына лаектыр. Гомерләре буе күңелләрен юатырдай сыңар бөртек хис тапмый яшәгән җаннар гына, көтмәгәндә башларына төшкән мәхәббәтләренә чыдый аямыйча, бөтен дөньяны шаккатырырлык мәхәббәт туе ясыйлар.
...Яңа туган игезәк бала кебек, ак түшәк өстендә ике кайнар тән ята... Алар әле елый да, көлә дә белмиләр. Шулай ук шатлана да, кайгыра да белмиләр. Алар яңа гына туганнар... Бәхетле яисә бәхетсез дип тә әйтеп булмый аларны. Алар туулары белән үк бәхетле...
Болын кебек түшәк өстендә иртәнге рәшәдәй тирбәлгән бу ике тәндә җан дигәннәре ничек кенә түзә икән?! Еш-еш сулу алганда, аларның кайнар тыннары белән очып чыгып китәр кебек ул...
Җаны очып чыгып китә алмый калды, Сәйдәш күзләрен ачты. Күзләрен ачса да, кыймылдарга кыймыйча озак ятты әле. Янындагы илаһи затка борылып карарга да җөрьәт итмәде, хәтта. Ниһаять, хистән, бәхеттән бушаныбрак калган күңел савытына шыбырдап уйлар, хатирәләр кереп тула башлады.
Сәйдәш үз гомерендә бары тик бер мәртәбә генә чын ләззәт кичереп сөешә алган икән. Сөйгәне Зәмирә аны бик ярата иде шул. Сәйдәш үзе дә ким куймады, аны сөеп-назлап кына торды. Өйләнгәнче бер ел, өйләнгәч ике ел шулай бер җан, бер тән булып яшәделәр. Балалары туды. Алинә дип исем куштылар.
Гомерләре озын, тормышлары бәхетле булыр кебек иде. Хыяллары чиксез, ниятләре зурдан иде. Шулай матур хыяллар белән яшәп ятканда Сәйдәшкә әллә нәрсә булды да куйды. Үзен үзе белештермичә, студент чагыннан ук калган чемоданын күтәреп, чыкты да китте... Нигә? Ни өчен? Сәйдәш хәзер әйтә дә алмый инде. Вакланды, ахры, ул... Көнләште... Зәмирәне эшеннән машина белән кайтарып куйганнар иде. Шул ошамады бугай... Их!.. Акылына кайтты кайтуын... Тик соң иде инде. Зәмирә, сабыен алып, Себердә нефть чыгаручы абые янына китеп барган иде. Эзләп тә карады, Зәмирәнең абыен да тапты. «Белмим» дип кенә җавап бирде тегесе. Шулай югалтты ул үзе өчен газиз бу җаннарны...
Шулвакыт Сиринә уянды, рәхәт ыңгырашып куйды. Аннары, ялкау гына калкынып, Сәйдәшнең башын кочагына алды, тәмләп үбә башлады. Сәйдәш тә аңа наз белән җавап бирде, кызның мәхәббәткә тулышып торган күкрәкләреннән, зифа, нечкә биленнән үбеп чыкты, аннары дәртле, тыгыз ботларына үрелде...
Шулвакыт Сәйдәшнең бәхетле иреннәрен нидер көйдереп алгандай булды. Ул сискәнеп башын калкытты, читкә тайпылды. Сиринәнең кендектән түбән җан җирендә матур, сылу миң ярылып ята иде...
Нигә сискәнде соң ул? Нәрсә булды? Миң миң инде... Бәхет билгесе... Димәк, Сиринә бәхетле булачак. Бу – начармы? Бу бит бик әйбәт!
Шулай да, Сәйдәшнең күңеле урыныннан купкан иде иңде. Чөнки бу миңне аның кайдадыр, кайчандыр бер күргәне бар иде инде. Тик... кайчан, кайда?.. Кемдә? Кем бу?..
– Син – кем? – дип сорады Сәйдәш, сынаулы, хәтта шомлы тавыш белән.
– Сиринә... – Кызның назланасы, сөеләсе килүе тавышына ук чыккан.
– Әтиеңнең исеме?
– Сәйдәш... Бәй, сезнең исемнәр охшаган ласа... Тик минем әтием юк... Ул безне ташлаган...
– Әниең кем? Аның исеме ничек?
– Зәмирә... Мондый исем бүтән бер җирдә дә юк. Шулаймы? Матур исем бит?
– Матур...
Сәйдәш шашар хәлгә җитте. Ләкин каршында бот-чатларын җәеп, сөю сорап яткан бу кыздан тагын бер нәрсә хакында сорыйсы бар әле:
– Синең чын исемең ничек соң, кызый?
– Сиринә... Кем булсын тагын...
– Юк, юк... Бала чактагы исемеңне сорыйм мин...
– Ә! Анысын әйтәсеңмени? Кызык тарих бу. Миңа башта Алинә дип исем кушканнар. Соңрак әни Сиринәгә алыштырган...
Сәйдәшнең зиһене генә түгел, күз аллары томаланып китте. Ул, бүтән бер дә ачмаска теләгәндәй, бөтен көченә күзләрен йомды. Тагын ачты. Ул шулай уянырга теләде. Уяна алмады. Чөнки ул йокламый иде. Өн иде бу. Аның янында, мәхәббәткә, назга сусап, бәхетнең иң гүзәл мизгелләрен кичереп, кайчандыр үзе ташлап киткән бәгырь кисәге – газиз кызы ята иде...
Галимҗан Гыйльманов
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6
Артабан йәшәү мәғнәсез.