Предыдущая публикация
Карамый бернигә,
Ис китми бер сүзгә!
Ә тормыш – ул шундый... Бик явыз.
Мең киртә әзерләр ул безгә.
Тик без бит язмыштан көчлерәк!
Бәхетне... тудырган кеше без,
Һәм аны – яшәүнең асылын –
(Кан итеп)
Тамырга тутырган кеше без.
Бәхетне көчлеләр төзиләр...
җаннарны көйдергән ялкыннан.
Бу бәхет – сабырлык бәясе,
Бәхетле булырга хакым(ң) бар!
Хакым(ң) бар бәхетле итәргә!
Көттергән, көтелгән бу күкрәү.
...Әйдә без бәхетле булабыз!
Беркемгә әйтмичә. Тик икәү...
Гөлнара Сабирова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1