Предыдущая публикация
" - дип сорыйлар...
Мин бәхетле, җәмәгать!
"Сиңа күпме кирәк?" - диләр...
Булганыннан кәнәгать!
"Ризамы син тормышыңнан?"...
Шундый сорау бирәләр.
Мең ризамын барысына да -
Үзләре дә беләләр...
"Ә үткәнең ничек?" - диләр...
"Үкенерлек түгелме?"...
Үткәннәр үткән дә киткән -
Бүгенгесе кадерле!
"Ә бүген соң, бүген ничек?..
Ни хәлләрең бар синең?"...
"Бер дә юкка борчылмагыз,
Бары да ал да гөл!" димен!
Беләмен бит, күпчелеге
Чын күңелдән сорамый.
Кирәкме ул, кирәкмиме,
Соранмыйча торалмый...
"Яхшы!" - дисәң, эче яна,
"Начар" дисәң - сөенә...
Сорамагыз хәлләремне
Беләмен үзем генә...
Марат Илдаров
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2