Предыдущая публикация
Синнән башка мин бәхетле булмам,
Синнән башка мин бәхетле булмам...
Бер мин генәмени кабатлаган?
Синең белән минем мәхәббәтнең
Фаҗигасе мең кат кабатланган.
Синең белән минем сагышларым,
Ялгышларым тагын кабатлана.
Кемдер бүген тәүге ярын җуйган, -
Көзләр яна, кабат көзләр яна.
Кемдер бүген тәүге ярын җуйган,
Кемдер бүген ярты җанын туйган,
Киек казлар белән китә сөю, -
Синнән башка мин бәхетле булмам,
Синнән башка мин бәхетле булмам,
Синнән башка
мин
бәхетле булмам,
Мин бәхетле булмам...
Синнән башка...
Илсөяр Иксанова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1