Үз дигәнчә атлап килгәнмен.
Уйланырга кинәт мәҗбүр итте
"Нык үзгәрдең, кызый!", дигәнең...
Күбәләктәй кайчак бер талпынып
Иләсләнеп алса күңелем,
Карашыңнан сизәм, әйтәсең күк
"Юләрләнер яшьтә түгелсең!."
Үз-үземне кайгыртасым килеп,
Бөтерелсәм көзге тирәли,
Сүз аралаш әйтеп куясың бер:
"Син болай да матур, кирәкми..."
Нык үзгәрдең дисең...
Үзгәрмәдем,
Мин һаман да шул ук, җанашым.
Тик үзгәрде бары, нык үзгәрде
Бу тормышка булган карашым...
Үз-үземә ышанычым артты...
Зирәклегем... Күңел байлыгым...
Аңлыйм хәзер, дөнья байлыгыннан
Күпкә кыйммәт хисләр барлыгын...
“Гашыйктыр син”, дисең... Әйе, әйе,
Мин тормышка, яңа көнгә гашыйк!
Нәкъ тә шуңа, йөрәк унсигездә,
Яшәү көчем шуңа тора ташып!
Гөлара Шәрипова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев