Күрер идем туганнарымны.
Онытмады микән дус-ишләрем?
Урамнарым мине танырмы?
Бик кайтасым килә Туган якка,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Бер мизгелгә генә булса да дип,
Туктатырга гомер агышын.
Төшләремдә туган якка кайтам,
Урамнарын буйлыйм тын гына.
Чыр-чу узган гамсез балачакны
Эзләп төшәм инеш буена.
Эчтән генә дога көйли-көйли,
Каршы тауга да менәм имеш.
Дала бөркетедәй очып йөрим
Кулларны канат иткән килеш.
Уянам да моңсу уйга талам,
Чынбарлыкта чит-ят урамнар...
Кискән телем кире ябышмый шул,
Төштә генә безнең хыяллар.
Илдә муллык...картлар өчен генә,
Каян аласы да, каян табасы?..
Гомер буе Илгә билен бөгеп,
Бөлгенлектә яши адәм баласы.
Хәким Гали
#укы
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2