Закреплено
tyuryush

Тюрюш!

Добавлено видео
04:03
Үлемсез полк.
3 099 просмотров
9-май белəн авылдашлар, 9-май белəн илем! Бөек Жиңү бəйрəме белəн!!!
Котлыйм сезне авылдашлар
Жиңү бəйрəме белəн!!!
Илебезгə зур шатлыклар,
Бəхет биргəн көн белəн!
Бөтен дөнья көткəн бөек жиңү
Сөендергəн күпме халыкны!
"Ватаным" дип үзен жəллəмəгəн
Бар адəмгə биргəн шатлыкны!
Изге ветераннар чыдамлыгы,
Батырлыгы көчен бирəдер.
Шуңа күрə бүген күкрəклəрдə
Йөрəклəребез шашып тибəдер!
Кошлар сайрый матур итеп
Яшел агачлар арасында.
Нинди генə чəчкə атмыйдыр
Тыныч табигать каласында!
Балкысын кояш зəңгəр күктə,
Күгəрченнəр анда очсыннар!
Һəр баланы күкрəклəргə
Имин ата-анасы кочсыннар!
Яшəсен матур тынычлык
Бугенге көндə вə иртəгə дə.
Алга барсын абынмыйча,
Беркайчан бер киртəгə дə!
09.05
9 май-Җиңү көне
Кадерле авылдашлар! Бу якты һәм матур май бәйрәме һәркайсыбыз өчен горурлык чыганагы булсын, йөрәкләребезне шатлыкка күмсен, яшәргә дәрт һәм туган ягыбыз иминлеге өчен эшләргә көч бирсен! Ак бәхетләр, аяз күк йөзе, күңелләрегезгә җылылык һәм гаиләләрегезгә иминлек телим!
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Сез мәңге безнең хәтердә
2024 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.
9 май - безгә тынычлык һәм ирек биргән, фронтта һәм тылда сугышкан һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн.
Дистә еллар уза, буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы булып безнең йөрәкләрдә кала.
Бүген, 8 май Бөек Җинүнең 79 еллыгына багышланган митинг- концерт үтте.Балалар мәктәпкә җыелды, һәрберсе матур киенгән, кулларында — бабаларының сүрәтләре. Балалар “Үлемсез полк” йөрешенә кушылырга әзер. Алар мәктәптән Җиңү паркына килделәр
“Үлемсез полк”тан соң митинг үтте, ул авыл советы рәисе Рима Раисовна тә
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Җиңү тәрәзәләре
«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
Акция онлайн-флешмоб форматында үткәрелә. Катнашучылар фатирларның, йортларның, мәктәпләрнең тәрәзәләрен Җиңүгә багышланган рәсемнәр, фотолар һәм язулар белән бизиләр.
Түреш мәктәбе укучылары да «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. 2,3,4 класс учылары үзләренең кабинет тәрәзәләрен бизәүгә иҗади якын килделәр, Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр.
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Тынычлык, хезмәт, май! Бәйрәм белән!
02:44
lv_0_20240430162657.mp4
3 212 просмотров
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Добавлено видео
00:57
Мустаевлар
1 404 просмотра
tyuryush

Тюрюш!

Добавлено видео
00:54
Валиевлар
919 просмотров
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

1 май
1-Май килеп житте,
Кояш балкый биектə!
Уятсын ул шатлыкларны,
Тынычлык йөзсен күктə!
Яшəсенбез татулыкта
"Мир, труд, май!" диеп,
Язмыш биргəн бик күңелле
Моңлы көйлəргə биеп!
Гомер итəргə язсын,
Бəхет атына атланып!
Исəн-сау яшəп, таза булып,
Һəрбер көнгə шатланып!!!
1 мая 2024. Ильфат Гатауллин
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Яшел Башкортостан
30 апрельдә безнең авыл да республика күләмендә игълан ителгән “Яшел Башкортстан” акциясенә актив кушылды. Бүген уздырылган өмәдә авыл халкы, кайткан кунаклар бик актив катнашты. Бу изге эшкә иртән-иртүк керештеләр. Яшелләндерү урынында, чишмә буена, шактый гына үсентеләр утыртылды. Үсентеләр гөрләп үсеп китсен, һаваларыбыз саф, илләребез тыныч булсын. Килгән һәрбер авылдашка зур рәхмәт, авылыбызның киләчәгенә, туган як табигатенә,  экологик торышына битараф булып калмыйча, йөрәк кушуы буенча ярдәмнәре өчен.
00:28
  • Класс
tyuryush

Тюрюш!

Хэерле коннэр хормэтле авылдашлар.Буген авылыбызнын 2 зиратында да омэлэр утте.Халык бик куп жыелган иде.Рэхмэт кемнэр омэдэ катнашты.Бигрәк тэ техника белэн килгэн егетлэребезгэ.Мусин Ильяс,Латыпов Ильяс ,Галин Айрат,Сайфуллин Ринат,Насибуллин Фандал,Ханнанов Махмут белэн Линарга олы рэхмэтлэребезне житкерэбез.Кемнэр омэгэ кайта алмады ,акча кучеручелэр дэ булды.Акчаларга солярка алдык.
Бердэм булыйк, бергэ булыйк иптэшлэр.Бердэмлектэ коч💪Рэхмэт барыгызга да🙏🙏🙏
Рима Мусина.
  • Класс
Показать ещё